12+  Свидетельство СМИ ЭЛ № ФС 77 - 70917
Лицензия на образовательную деятельность №0001058
Пользовательское соглашение     Контактная и правовая информация
 
Педагогическое сообщество
УРОК.РФУРОК
 
Материал опубликовала
Люфия230
Россия, Татарстан респ., Нижнекамск

«И Казан, минем Казаным - татар иле йөрәге» дәресенең технологик картасы

дәрес-семинар

Казан – борынгы шәһәр.Ул Иделнең сул як ярына урнашкан. Казан – борынгы шәһәр.Ул Иделнең сул як ярына урнашкан. Казан –Татарстанның башкаласы. Анда 1 миллионнан артык кеше яши. Шәһәр җиде районга бүленгән: Вахитов, Совет, Киров, Мәскәү, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары.

Шәһәрнең үзәк өлешендә, Казансу елгасы ярында, тарихи һәйкәл – Кремль балкып тора.

Кремль 4,5 метр биеклегендәге Кремль 4,5 метр биеклегендәге ак таш стена белән әйләндереп алынган

Кремль 4, 5 метр биеклегендәге ак таш стена белән әйләндереп Кремль 4, 5 метр биеклегендәге ак таш стена белән әйләндереп алынган

Президент Сарае

Сөембикә манарасы

Благовещение соборы

Кол Шәриф мәчете

Герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, укуыңны дәвам итәргә теләсәң, Казан каласына рәхим ит. Биредә сине төрле уку йортлары көтә.

Казаныбызда профессиональ театрлар, филармония, Зур концерт залы, цирк, Дәүләт музее, Сынлы сәнгать музее, күргәзмәләр, Спорт сарае, стадионнар, зоопарк, матур кибетләр һәм башка ял итү урыннары күп.

Инде юл аша чыгыйк та, аз гына аска төшеп, Татарстан урамы, 8 нче йорт янында тукталыйк. Мемориаль тактага игътибар иттегезме? “Бу бинада 1911 -1915 елларда татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев эшләгән”

Биредә “Сәйяр” группасы үзенең спектакльләрен күрсәткән. Тукай артистлар белән аралашып яшәгән. Театр дәүләт академия театры яңадан үз урынына кайтты, дип әйтергә мөмкин. Каршыда, Кабан күле ярында, яраткан театрыбыз – Камал театры. Шул “Сәйяр” группасыннан үсеп чыккан театр инде ул

Тагын бер квартал аска төшәбез. Ниһаять, Татарстан урамын кисеп үтүче Тукай урамына да килеп җиттек. Ул юкка гына бөек шигырь исемен йөртми. Бу урам Тукайның журналистика хезмәте белән бәйле. Тукай эшләгән “Әльислах” газетасы шушында чыккан. Күренекле язучы, Тукайның иң якын дусты Фатих Әмирхан аның редакторы булган.

Тукай исемендәге кинотеатрдан ерак түгел бер матур бина бар. Биредә 1986 елның 11 нче июнендә Тукай музее ачылды. Музейда шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән бәйле бик күп экспонатлар, документлар, китаплар саклана.

Экскурсиябез ахырында мин сезне кабат шәһәр үзәгенә алып кайтам. Бу юллардан Тукай җәяүләп узгандыр... Болак күпере аша чыкканда, бер мизгелгә карап торгандыр. Без дә аның эзләре буенча атлыйк әле. К.Нәҗми һәм Н.Островский урамнары чатындагы ике катлы кызыл кирпеч бинаны күрәсезме? Революөиягә кадәр анда табиб Клячкин больницасы булган. 1913 елның 15 апрелендә әлеге больницада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның гомере өзелә.

Кремль һәм Лобачевский урамнары урамнары чатына якынлашабыз. Уң яктагы биек пиала бинага игътибар итәбез. Бу университетның физика корпусы. Элеге бинага охшаш тагын бер бина бар, ул – икенче корпус. Икесе дә бер үк стильдә, бер үк чорда – 1970 елларда салынган.

Сул якта колонналы матур бина – химия корпусы. Аның каршында – Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге. Бина янындагы җыйнак кына сквер Лобачевский исемен йөртә. Аның үзәгендә - бөек математикның бюсты. Ул 1896 елда куелган. Скульпторы – Мария Диллон.

Казанның үзәк урамы Бауман урамы дип атала. Ул элек Зур Проломная исемен йөрткән. Хәзерге вакытта, атаклы революөионер буларак танылган, - Николай Эрнестович Бауман исемен йөртә. Казанның үзәк урамы Бауман урамы дип атала. Ул элек Зур Проломная исемен йөрткән. Хәзерге вакытта, атаклы революөионер буларак танылган, - Николай Эрнестович Бауман исемен йөртә.

Бауман урамы җәяүлеләр өчен генә.